ЭШ БИРҮЧЕЛӘР ИГЪТИБАРЫНА Хезмәт ресурсларын формалаштыру мәктәп эскәмиясеннән башлана. Эш бирүчеләрне 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытларында вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыруда катнашырга чакырабыз. Балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итүне оештыру Яшүсмерләрнең хокук бозуларын һәм күзәтүчесезлеген кисәтүдә мөһим роль уйный, үсеп килүче буынга иҗтимагый-файдалы хезмәткә катнашу һәм беренче мөстәкыйль хезмәт хакы алу мөмкинлеге бирә. Оешмалардан яшүсмерләр өчен кулыбыздан килгәнчә эш урыннары бүлеп бирү таләп ителә, ә ЦЗН белгечләре актив һәм эш сөючән өлкән сыйныф укучыларын һәм студентларны сайларга ярдәм итәчәк. Эш бирүче тарафыннан хезмәт хакы түләүдән тыш, мәшгульлек үзәге тулы бер айлык эш өчен вакытлыча эшкә урнаштырылган балигъ булмаган гражданнарга 2250 сум күләмендә матди ярдәм түли. Эшсезлек буенча пособие түләмичә эш эзләүдә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәтен алу тәртибе белән