Информируем о функционировании информационно-аналитической системы Общероссийская база вакансий «Работа в России» (http://trudvsem.ru/) – первого в России портала для подбора кадров и поиска работы с государственной поддержкой.
Портал «Работа в России» создан, чтобы помочь работодателям подобрать кадры, а гражданам найти работу. Он содержит уникальную базу вакансий, собранных со всех регионов страны.
Портал отличается от других ресурсов своей универсальностью и удобством: он содержит информацию о находящихся рядом с местом работы учреждениях сферы здравоохранения, образования, культуры и т.д.
База вакансий формируется на основании информации, содержащейся в информационных системах органов службы занятости населения, а также информации, размещаемой работодателями самостоятельно. Есть и база резюме, которую пополняют соискатели.
Размещение вакансий работодателями!
Чтобы разместить вакансию необходимо:
Созданный работодателем «Личный кабинет» позволит просмотреть отклики соискателей на заявленные вакансии.
Размещение резюме соискателями!
Чтобы создать резюме, нужно зарегистрироваться на Портале http://trudvsem.ru/. Регистрация займет несколько минут. Потребуется только адрес электронной почты или номер мобильного телефона. Регистрация осуществляется на Портале государственных услуг, после чего необходимо вернуться на Портал «Работа в России». Если соискатель уже зарегистрирован на Портале государственных услуг, то для входа на Портал «Работа в России» он может воспользоваться своим логином и паролем.
Мәгълүмати-аналитик системаның эшчәнлеге турында хәбәр итәбез “Работа в России” порталы эш бирүчеләргә кадрлар сайлауда, ә гражданнарга эш табуда ярдәм итү өчен булдырылган. Ул бөтен илдән җыелган вакансияләрне туплап торучы уникаль базадан тора.
Портал бүтән ресурслардан үзенең универсальлеге һәм уңайлыклары белән аерылып тора. Анда эш урыны белән якында урнашкан сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният һ.б. учреждениеләр турында мәгълүмат тупланган.
Вакансияләр базасы халык мәшгульлеге хезмәте органнары системаларында булган һәм эш бирүчеләр тарафыннан мөстәкыйль рәвештә урнаштырылган мәгълүматлар нигезендә формалаша. Шулай ук эш эзләүчеләр тулыландырып торган резюмелар базасы да бар.
Эш бирүчеләр тарафыннан вакансияләр урнаштыру!
Вакансия урнаштыру өчен:
· http://trudvsem.ru/ порталында теркәлеп, «Шәхси кабинет” булдырырга кирәк;
· “Шәхси кабинет”та күрсәтелгән мәгълүматларны тикшерүдән соң, эш бирүче вакансияләр урнаштыра һәм эш эзләүчеләрнең резюмыларын карый ала.
Эш бирүче “Шәхси кабинет” аша эш эзләүчеләрнең вакансияләрне бәяләвен күрә алачак.
Эш эзләүчеләр тарафыннан резюме урнаштыру!
Резюме булдыру өчен, http://trudvsem.ru/ порталында теркәлергә кирәк. Теркәлү берничә генә минут вакытны алачак. Моның өчен электрон почта адресы яки мобиль телефон номеры кирәк. Теркәлү дәүләт хезмәтләре порталында башкарыла, аннан соң “Работа в России” порталына кайтарыла. Эш эзләүче дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән икән, “Работа в России” порталына керү өчен үз логины һәм паролен куллана ала.